Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда районның 90 еллыгына багышланган китап дөнья күрде

Соңгы 10 ел эчендә генә районыбыз һәм аның авыллары, оешма-предприятиеләре тарихларына багышланган 40 ка якын китап басылды.

Быел, Азнакай районының 90 еллык юбилеен билгеләп үткәндә, тагын бер бик саллы, бай эчтәлекле басма нәшер ителде. Район үзәк китапханәсендә аны тәкъдир итү кичәсе узды.

“Буыннан-буынга. Из поколения в поколение” дип исемләнгән бу җыентык районыбыз башлыгы Марсель Шәйдуллин тәкъдиме белән туды. Проектны тормышка ашыруда «Татнефть» җәмгыяте, аның генераль директоры урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев матди яктан ярдәм күрсәтте. Китапны төзүче һәм аның җаваплы редакторы – ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Хөсәен Ямашев исемендәге республика журналистлары премиясе лауреаты Ясир Хөснетдинов.

Әлеге җыентык һәм аны тәкъдир итү кичәсе хакында тулырак язманы “Маяк” газетасы битләреннән укый алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев