Бүген, Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә, Шифа каршында бәйрәм ярминкәсе үтте.
Азнакайлыларны бәйрәм белән котлап, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов барысына да исәнлек-саулык теләде.
Халык үз җирлегебездә, шәхси-йорт ихаталарда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен: итен, сөтен, маен, яшелчә-җимешен бик теләп сатып алды.
Үзешчәннәребез тарафыннан әзерләнгән концерт программасы да һәммәсенең күңеленә хуш килде.
Нет комментариев