Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай язучыларының иҗаты кергән өр-яңа китап табадан төште - ФОТОРЕПОРТАЖ

(Азнакай, 8 декабрь) "Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" рухи яңарыш фонды төбәгебездә яшәп иҗат итүче талантлы ул-кызларын барлап, аларның иҗат җимешләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерүдә зур эш башкара. Чәршәмбе көнне Иске Әлмәт Мәдәният йортында 2016 елда нәшер ителгән дүрт китапны тәкъдир итү кичәсе булды. Ул китаплар арасында нефть төбәгендә эшләп килүче әдәби берләшмәләргә...

(Азнакай, 8 декабрь) "Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" рухи яңарыш фонды төбәгебездә яшәп иҗат итүче талантлы ул-кызларын барлап, аларның иҗат җимешләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерүдә зур эш башкара.

Чәршәмбе көнне Иске Әлмәт Мәдәният йортында 2016 елда нәшер ителгән дүрт китапны тәкъдир итү кичәсе булды. Ул китаплар арасында нефть төбәгендә эшләп килүче әдәби берләшмәләргә йөрүче 155 авторның иҗаты тупланган "Туган яктан илһам алып..." җыентыгы да бар.

Анда ,әлбәттә, безнең азнакайлыларның да саллы өлеше бар: 8 авторның хикәя, шигырьләре кергән.

Бер төркем каләмдәш дусларыбыз бердәм булып тантанага барды һәм һәрдаим шулай иҗатларын барлап, җыентыкларга кертүләре,( алдагы елларда да берничә җыентыкта якташларыбызның иҗаты тупланган иде) әлмәтлеләрнең кунакчыллыгы, ихтирамы өчен рәхмәтле калды. Кичәдә Әлмәт артистларының Халидә Галимованың юморескасы буенча әзерләнгән театраль тамашасын күрсәтүе күңелләрдә горурлык хисләре уятты.

"Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" рухи-яңарыш фонды 1997 елда оешкан иде. Шушы вакыт эчендә 193 китап басылып чыккан. "Татнефть" җәмгыятенең генераль дирек тор урынбасары, фонд рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев үз чыгышында шундый ук игелекле гамәлләрнең алга таба да дәвам итәчәген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай язучыларының иҗаты кергән өряңа китап табадан төште ФОТОРЕПОРТАЖ