Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай районында «Бирнә сандыгы» фестиваль-конкурсының беренче туры узды

Азнакай районында «Бирнә сандыгы» фестиваль-конкурсы бара. Ул җиде зонада: Әсәй, Туйкә, Кәкре Елга, Мәндәй, Ирекле, Сөендек һәм Мөслимдә узачак. Бәйгене мәдәният идарәсе, район-шәһәр Мәдәният йорты һәм "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы оештырган. 10 ноябрьдә Әсәй авылы Мәдәният йортында Митряй, Урманайһәм Уразай үзешчәннәре чыгыш ясады. Авыл мәдәният йортлары һәм клублары иҗат коллективлары...

Азнакай районында «Бирнә сандыгы» фестиваль-конкурсы бара. Ул җиде зонада: Әсәй, Туйкә, Кәкре Елга, Мәндәй, Ирекле, Сөендек һәм Мөслимдә узачак. Бәйгене мәдәният идарәсе, район-шәһәр Мәдәният йорты һәм "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы оештырган.

10 ноябрьдә Әсәй авылы Мәдәният йортында Митряй, Урманайһәм Уразай үзешчәннәре чыгыш ясады.

Авыл мәдәният йортлары һәм клублары иҗат коллективлары никах, бәбәй туе кебек халкыбызның күркәм йолаларын, кул эшләрен, мили киемнәрен тәкъдим итәтеләр. Шулай ук аш-су күргәзмәләре оештырыла.

Зона турында җиңгән җиде коллектив Әниләр бәйрәме уңаеннан шәһәр-район Мәдәният йортында 30 ноябрьдә үткәрелә торган бәйрәм чарасында чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районында «Бирнә сандыгы» фестивальконкурсының беренче туры узды