Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай районы Урсай авылында Сабан туе зурлап үткәрелде

Бүген районыбызның Урсай авылында да Сабан туен зурлап билгеләп үттеләр.

Бәйрәм авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән чыгышлар белән башланып китте. Сабантуйны авыл имам-хатибы Рәис хәзрәт Коръән аятьләре белән ачып җибәрде.

Авыл халкын, туган якларын сагынып кайткан якташларны бәйрәм белән тәбрикләп,  район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, авыл җирлеге башлыгы Зилара Рәхимҗанова, ветераннар советы рәисе Рузилә Зарипова изге теләкләрен җиткерделәр.

Бәйрәмне дәвам итеп, күпләп сыер тотучыларга саву аппаратлары бирелде. Мәйдан уртасында юбилярлар, 1 нче сыйныфка барачак балалар, чыгарылыш сыйныф укучылары да тәбрикләнде.

Тантаналы чыгышлардан соң Сабантуй мәйданында милли уеннар гөрләде, көрәш кызганнан-кызды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев