Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай районы китапханәчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Бүген, ягъни 27 майда, Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп узыла.

Районыбызда 33 китапханә халыкка хезмәт күрсәтә. Аларда үз һөнәренә тугрылыклы, зыялы кешеләр эшли. Китапханәләрдә күренекле якташларыбыз белән очрашулар, әдәби-мәдәни кичәләр, китап тәкъдир итүләр уздырыла.

Үзизоляция шартларында да китапханчеләр төрле онлайн акцияләрдә актив катнаштылар. Үзләренең һөнәри бәйрәмнәре һәм ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан алар Инстаграмда китапханәчеләр белән таныштыруны оештырганнар.

Хөкүмәт карары буенча 18 майдан китапханәләр укучылар белән эшли башладылар.

Әмма әлеге уку залларына керү һәм төрле чаралар үткәрү тыела.

– Без китаплар бирәбез һәм кабул итәбез. Күпчелек укучылар кирәкле китапбын телефон аша белешеп килә. Китап укучылар да, китапханә хезмәткәрләре дә барлык санитар нормаларны саклыйлар. Хезмәткәрләребезнең һәр көнне эш алдыннан тән температурасы үлчәнә, – ди район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Зөлфия Исламова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев