Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ИҢ КҮП УКЫЛГАН

Азнакай халкы Яз һәм Хезмәт бәйрәмен зурлап билгеләп үтте

Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданында гаилә белән рәхәтләнеп ял итү, күптән күрешмәгән туганнар, дуслар белән очрашу өчен мөмкинлекләр киң булды.

(Азнакай, 2 май, Энҗе ГАЛӘВЕТДИНОВА) 1 Май – беренче чиратта үзенең көндәлек тырыш хезмәте белән шәһәр һәм районыбызның киләчәген төзүче фидакарь хезмәт кешесе бәйрәме ул.

Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданында узган тантана дә шактый кешене берләштерде.

Чара спорт ярышлары, уеннар белән башланып китте. Алпавыттай ир-егетләр армрестлинг, гер күтәрү, таяк тартышуда көч сынашты.

Гүзәл затлар алардан калышмады. Аркан тартышуда үзләрен сынаганнарны халык та кызыксынып күзәтте.

Шахмат сөючеләр исә интеллектуаль көрәштә очраштылар.

Әниләр һәм бәбиләр өчен дә шартлар тудырылган иде. Азнакай Мәдәният йорты һәм Балалар иҗаты үзәге тарафыннан бер яшькәчә нәниләр өчен үрмәләү, олырак сабыйларга самокатта йөрү һәм башка кызыклы бәйгеләр оештырылды.

Балалар сәнгать мәктәбе укучылары саф һавада рәсем ясадылар. Кыскасы, биредә берәү дә игътибардан читтә калмады.

Бәйрәм тарихына тукталып, азнакайлыларны Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады.

– Азнакай элек-электән эшчән, тырыш халкы белән дан тота. Бүген аларның – шәһәр һәм районыбызның бәхетле киләчәген төзүчеләрнең бәйрәме. Алдагы көннәребездә дә фидакарь хезмәтебездән тәм табып, ирешкән уңышларыбызга куанып яшәргә язсын. Барчабызның хезмәте кирәкле булсын, лаеклы бәяләнсен һәм шатлык, муллык алып килсен. Күңелләребездә май чәчәк атсын, өйдә мәхәббәт патшалык итсен! Күк йөзе һәрвакыт аяз һәм тыныч булсын, – дип изге теләкләрен ирештерде ул.

Профсоюз оешмаларының координацион советы рәисе Рәфис Хәсәнов та җылы сәламнәрен юллады.

Бәйрәмдә гаилә белән рәхәтләнеп ял итү, күптән күрешмәгән туганнар, дуслар белән очрашу өчен мөмкинлекләр киң булды. Бала-чага мәйдан буйлап урнашкан аттракционнар, таганнарда бик теләп күңел ачты.

Азнакайның тынлы оркестры, Мәдәният йорты артистлары тамашачыларга яхшы кәеф бүләк иттеләр.Кояшлы матур көннең мәрхәмәте, аллы-гөлле төсләргә күмелеп аккан фонтан да бәйрәмгә ямь өстәде.

1 Май бәйрәме көнне шулай ук "Азнакайнефть" идарәсенең беренче җитәкчесе (1956-1960 елларда), Социалистик хезмәт герое, СССРның элеккеге нефть сәнәгате министры Николай Мальцев бюстына һәм шәһәребезнең Геройлар аллеясында урын алган һәйкәлләрнең һәркайсына тантаналы төстә чәчәкләр куелды.

Бу митингта Азнакай районы, шәһәре һәм барлык оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты. Биредә районыбызның танылган уллары, аларның язмышы һәм гамәлләре хакында бәян ителде, геройларыбызны белергә, яшь буынга алар турында һәрдаим сөйләргә кирәк, дигән төпле фикер җиткерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев