Азнакай интернат-йортында әдәби кичә узды
Азнакай картлар һәм инвалидлар йортында Сергей Есенин иҗатына багышланган әдәби кичә узды.
Белгечләр шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Биредә тәрбияләнүчеләр үзләре дә Есенин шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларны гитарада уйнап башкардылар.
Мондый чаралар рухи яктан баетып кына калмый, күңелдә шатлык хисләре дә уята.
Анастасия Кравченко, социаль эш буенча белгеч
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев