Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай гимназияседә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачтылар

Зур бәйрәм төсмерен алган чарада районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләре арасында татулык, бердәмлек һәм туган телебезне хөрмәтләү чагылды.

Гимназиядә һәр чара югары дәрәҗәдә оештырыла. Бу юлы да район сәхнәсе түренә менерлек тамаша ясадылар. Фойеда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган бай күргәзмә оештырылган иде. Бәйрәмне төрле милләт киемнәреннән укучылар чыгышы ачып җибәрүе дә ямь өстенә ямь булды.

“Гимназиягә мин бер дулкынлану, якты хисләр белән киләм. Монда үзгә атмосфера, халкыбызның рухы хөкем сөрә, – дип башлады сүзен дә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев. – Тормышта дуслыктан да кадерлерәк, мөһимрәк әйбер юктыр. 63 мең халкы булган Азнакайда 30 дан артык милләт тату яши, бернинди аңлашылмаучылык юк. Чит милләт балалары татарча җырлыйлар, матур итеп сөйләшәләр. Сез уңайлы, якты мәктәпләрдә укуыгыз, шулай дус булуыгыз белән бәхетле”.

Кичәдә төрле дәрәҗәдәге мәдәни бәйгеләрдә җиңү яулаган укучыларга, гимназия күләмендә “Түбәтәем-калфагым” бәйгесендә җиңгән гаиләләргә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев