Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның Илбәк авылында Бәлеш бәйрәме үтте

Бәйрәмнәрнең була төрлесе дигән кебек, бәлешнең дә төрлесе була икән!

Илбәк авылында узган Бәлеш бәйрәмендә булып, моны үз күзләребез белән күреп кайттык.

Авыл уңганнары аның нинди генә төрен пешермәгәннәр: ит белән бәрәңгенеке, кабакныкы, алманыкы, баланныкы... Ул өстәл тутырып куелган тәбикмәк-коймаклар, төрледән-төрле пироглар, башка төрле камыр ризыклары! Ни генә әзерләмәгән гүзәл затларыбыз!

Илбәк кенә түгел, Мәсгут авылыннан, Җәлил бистәсеннән дә кунакларны үзенә җыйган бәйрәм музыкаль күренеш белән башланып китте. Авыл үзешчәннәре сәхнәдә кич утыру күренешен күрсәтте. Гүзәлия Гатауллина, Диләрә Ситдикова, Мөнҗия Зарипова , Ландыш Зарипова, Зилира Мәрданшина борынгы уеннарны, җыр-биюләрне искә алып, барысының да күңелләрен күтәрделәр. .

Мәсгут авылыннан әтиле-уллы Илгизәр һәм Илсур Зиннуровларның баянда уйнап-җырлаулары да кунаклар күңеленә хуш килде.

Зилира апа Мәрданшина, Ирекле авылыннан Далия апа Закирова, Җәлил бистәсеннән Илүзә Камалетдинованың чыгышлары да ямь өстендә ямь булды.   

Тархан авылыннан җирле шагыйрәбез Гафифә апа Гаффарованың чыгышы күпләрне уйландырды да, шатландырды да.  

Бәйрәм кунаклары “Маяк” газетасы журналисты, шагыйрә Резеда Шәрипованың иҗаты белән якыннан танышып, аның юморескаларын да, балалар өчен язылган шигырьләрен дә рәхәтләнеп тыңладылар. Мәгариф ветераны Дания Авзалова аның төрле елларда язылган шигырьләрен дә укыды.

Соңыннан авыл уңганнары табын артына җыелып, берсеннән-берсе тәмле бәлешләр белән сыйланды. Аларның һәрберсе шундый җылы очрашу уздырган өчен клуб директоры Роза Галимҗанова һәм китапханә мөдире Гөлүсә Габдрәхимовага рәхмәт әйтеп туя алмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев