Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда үзәк чыршы ачылды

Быел бәйрәм яңа төсмерләр алды, һәркайда бәйрәм кәефе сизелә.

Татарстан мәйданында үзәк чыршы ачу тантанасы булды. Азнакайлыларны бәйрәм белән котлап, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин изге теләкләрен юллады.

– Якынлашып килүче 2023 елда да яңа үрләр яулап, иминлек-тынычлыкта, бердәм булып, бергә булып, матур яшик, – дип тантанага җыелган халыкка тәбрикләү сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Шәһәрне Яңа ел бәйрәменә әзерләүдә көч куйган "Татнефть" җәмгыятенең Азнакай районы буенча социаль программаларрны гамәлгә кую буенча җитәкче урынбасары Наил Вәлиевкә, "Азнакайнефть" идарәсе, "СЕРВИС-НПО" җәмгыятенең 5 нче цехы, скважиналарга җир асты ремонты ясау идарәсенең Азнакай цехы, "ТрансСервис-Азнакай" җәмгыяте, "Татнефть" җәмгыятенең торак-коммуналь хуҗалыгы цехы, яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы предприятие, җылылык челтәре предприятиесе, 11 нче янгынга каршы часть, автомобиль юллары идарәсе, "Жилэнергосервис" җәмгыяте, Азнакай электр челтәрләре, инженер челтәрләр, "Тепловодсервис" җәмгыяте, "Спецстроймонтаж" җәмгыяте, урман хуҗалыгы, нефть кудыру станциясе коллективларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Сәнгать осталары чараны җыр-моңнары белән бизәде. Бәйрәмдә Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары олысын-кечесен төрле уеннарга тартып, тәмле бүләкләрен өләштеләр. Азнакайлылар аларга җыр-бию һәм җыр бүләк иткән артистларга бик теләп кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев