Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда Нәүрүз бәйрәме узды

Нәүрүз килде, яз килде, дигән борынгылар. Азнакайда бүген халкыбызның күркәм бәйрәмен - Нәүрүзне билгеләп уздылар.

Мәдәният йорты каршындагы мәйданда авыллар ярминкәгә камыр ашлары пешереп алып килгән, өстәлләр сый-нигьмәттән сыгылып торды.

Бәйрәм театраль тамашадан башланып китте. 

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов азнакайлыларны бәйрәм белән котлап, илгә иминлек, уңышлы еллар, сәламәтлек, тормышларыбызга бәрәкәт теләде. 

Аннан соң "Нүрүзбикә" бәйгесендә катнашучылар чыгыш ясады. Алар халыкка җыр-биюгә осталык ларын гына күрсәтеп калмадылар, коймаклар, чәк-чәкләре белән дә сыйладылар.

Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова аларга дипломнар тапшырды. 

Балалар өчен төрле уеннар оештырылды, бушлай аттракцион эшләде.

Мәдәният йорты артистларының җыр- моңнары да бәйрәмне шатлыкка күмде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев