Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда милли диаспора балалары Яңа елны бәйрәм итте

Мәдәни үзәктә Халыклар дуслыгы йортының милли диаспоралары балалары өчен Яңа ел бәйрәме узды.

Чара Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Роза Галиева катнашында үтте. Ул барлык кунакларга мөрәҗәгать итеп якынлашып килүче бәйрәмнәр белән кайнар котлады.

"Балалар әти-әниләре белән башта «Сәгать уникене сукканда» дигән әкияти тамаша карадылар. Аннан әкият геройлары белән уеннарда күңел ачтылар. Кыш бабай белән Кар кызы аларга бүләкләр дә тартты,"- дип хәбәр итә Мәдәни үзәк директоры Гүзәл Николаева.

“Бәйрәм бик күңелле, матур узды. Балаларыбызга шундый шатлык бүләк иткән өчен барлык милли-мәдәни автономияләр вәкилләре исеменнән район башлыгы Марсель Шәйдуллинга, Халыклар Дуслыгы йорты директоры Гүзәл Николаевага рәхмәтебезне белдерәбез”, - ди җирле әрмән милли-мәдәни автономиясе җиткәчесе Левон Восканян.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев