Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда күренекле рәссамнар Бердниковлар династиясенең күргәзмәсе ачылды

Кадерле кунаклар — Бердниковларны район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, төбәкне өйрәнү музее җитәкчесе Ирина Халикова һәм, әлбәттә, тулы зал матурлык, сәнгать сөюче райондашларыбыз, рәссамнар, район сәнгать мәктәбе укучылары һ.б. каршы алдылар

Күргәзмәгә Бердников Юрий Леонидович, (гаилә башлыгы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, живописец, рәссам-график, педагог) аның тормыш иптәше Татьяна Михайловна (Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, акварельче, педагог), аларның уллары Павел Юрьевич (скульптор), кызлары Ольга Юрьевналарның (акварельче, рәссам-график, дизайнер) иҗат эшләре куелган. 

 

— Рәсем сәнгатенең барлык өлкәләрен дә яулаган, мондый күренекле рәссамнарның районыбызга килүе — зур дәрәҗә, — диде Ирина Халикова Казан кунакларына зур рәхмәтен белдереп.

Бу хакта тулырак язманы «Маяк» газетасының киләсе саннарыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев