Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай шәһәренең Монолит микрорайонында чыршы бәйрәме гөрләде

Шәһәрдә иң беренче чыршы бәйрәме, гадәттәгечә, Монолит микрорайонында узды. Спорт мәйданчыгында купшы бизәлгән чыршы кичке якта олысы-кечесен үз янына бәйрәмгә җыйды.

Тантанада район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин да катнашып, биредә яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде.

Соңыннан алар 4 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова белән иң актив кешеләрне тәбрикләп, район башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырдылар. Яшьләр үзәге коллективы балалар гына түгел, өлкәннәр өчен дә кызыклы уеннар оештырып, бүләкләр дә таратты.

Нурия Хаҗипова һәр балага татлы бүләкләр дә әзерләгән иде:

— Ел да шулай бердәм җыелып, иң беренче чыршы бәйрәмнәрен Монолиттан башлап җибәрәбез. Быел да чыршы куйдык, аны биредә яшәүчеләр белән бергә бизәдек. Менә дигән тавыбыз да бар. Аны ясауда әтиләр бик актив катнаштылар. Һәммәсенә рәхмәт, — ди Нурия Хаҗипова.

Соңыннан барысы бергә җыелып, түгәрәк өстәл артында кайнар чәй һәм тәм-томнар белән дә сыйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев