Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай гимназиясендә төбәк фестивале узды

Азнакай гимназиясе коллективы “Без төрле – һәм бу безнең байлыгыбыз” дигән онлайн Бөтенроссия фестиваленә кушылды.

Анда районыбызның иҗат коллективлары, волонтерлар, мәгариф ветераннары, гимназия коллективы Әлмәт шәһәренең Р.Фәхертдинов исемендәге гимназиясе, Бурятия Республикасының Улан-Удэ шәһәре лицей-интернаты, Оренбург шәһәренең Татар Каргалысы мәктәпләре белән телекүпер суздылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев фестивальдә катнашучыларны сәламләп, җирлегебездә гасырлар дәвамында төрле милләт вәкилләренең үзара килешеп яшәүләрен билгеләп узды һәм укучыларны туган телләрен, туган җирләрен яратырга, дус-тату булып яшәргә чакырды.

Азнакай гимназиясе укучылары чит өлкәләргә халкыбызның гореф-гадәтләрен, җырларын, биюләрен күрсәтте. Башка төбәк мәктәпләре дә үз традицияләре белән таныштырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев