Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азат Фәррахов: “Рәссам иҗади күзаллый белергә тиеш” 

Азнакай районы могҗизалар тудыручы иҗатчыларга гаять бай.

Азат Фәррахов – әнә шундыйларның берсе. Ул – үзенең күңел байлыгын башкаларга да өләшүче Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укытучысы.

Кайчандыр ул үзе дә монда белем алып, рәсем сәнгате дөньясына беренче, әмма ныклы адымнарын ясый. Аннан Лениногорск сәнгать училищесында, соңыннан Чебоксар педагогия университетында белем алып кайткан егетнең биредә балаларга рәсем серләрен төшендерүенә дә ун ел булган.

– Миңа балалар белән эшләү, аларның тырышлыгын тою, уңышларын күрү бик ошый. Үзем кечкенәдән рәсем ясарга яраттым. Әтинең сеңлесе дә рәссам, 4 нче мәктәптә рәсем укытучысы булып эшләде. Сәләт аннан киләдер дә. Картиналар язарга вакыт бик җитми, әмма төшерергә тырышам. Поп-арт стилендә, заманча жанрда иҗат итү аеруча ошый, график дизайн җанга якын, – ди Азат Фәррахов.

– Бүген сәләтле балалар күпме? – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.

– Кызганыч, юк. Әмма үзенең тырышлыгы белән уңышларга ирешкән балалар күп. Мин бигрәк тә, сәләте булып та, иренеп, шуны юкка чыгарган кешеләрне жәллим. Рәссам өчен иҗади күзаллау, хыялларга бирелә белү мөһим. Кызганыч, бүген әлеге сыйфат барлык балаларда да юк, мин моны китап аз уку белән бәйлим, – ди укытучы.

Азат Дамир улы өлкәннәр өчен еллык рәсем курслары да алып бара. Рәсем төшерү турында хыялланган кешеләр өчен менә дигән мөмкинлек бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев