Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азат Абитов концертында елады (видео)

Казанда Р.Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитовның тәүге концерты үтте. Әле танылып кына килүче яшь егет зал тулы тамашачы алдында имтихан тотты. Залга хәтта өстәмә урындыклар куярга туры килде. Һәр җырын күңелгә үтеп керерлек итеп башкаручы Азат Абитов елап җибәргәч, тамашачы сискәнеп куйды. Концерт ничек дәвам иткән, Азат җырны ахырына кадәр...

Казанда Р.Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитовның тәүге концерты үтте. Әле танылып кына килүче яшь егет зал тулы тамашачы алдында имтихан тотты. Залга хәтта өстәмә урындыклар куярга туры килде. Һәр җырын күңелгә үтеп керерлек итеп башкаручы Азат Абитов елап җибәргәч, тамашачы сискәнеп куйды. Концерт ничек дәвам иткән, Азат җырны ахырына кадәр башкара алганмы?

- Әниемә багышланган җырны ничек башкарып чыгармын, дип борчылган идем. Әнием - иң якын кеше булгангамы, аның турында җырлавы бик авыр булды. Җырның чуаш телендәге өлешен башкарганда, күңелем тулып күземә яшь килде, тамакка төер тыгылды. Әмма музыкантларга көйне дәвам итәргә ишарәләдем. Бу чакта тамашачы алкышлап, миңа көч бирде, ярдәм итте, Аллаһының зур рәхмәтләре яусын! Аллага шөкер, үземне кулга алып җырны башкарып чыктым, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Азат Абитов. Шуны да әйтергә кирәк, Азатка кушылып зал да елады.

Азат әнисе турындагы җырның бер өлешен юкка гына чуаш телендә башкармады. Җырчы тумышы белән Чуашстанның Шыгырдан авылыннан, әнисе милләте буенча чуаш, "ул татар тормышын кабул иткән", ди җырчы аның турында.

Концерт бик зәвыклы һәм шул ук вакытта милли рухта узды. Гомумән, Ваһапов фонды җырчылары татар сәнгатен үстерүгә, халык җәүһәрләрен саклауга зур өлеш кертә. Концертта катнашучылар арасында Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, яшь җырчылар Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов бар иде.

Эльвира ШАКИРОВА

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азат Абитов концертында елады (видео)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азат Абитов