Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

«Һай ли, лимонад, сусаганда эчәргә...» дип җырлаячак Айдар Фәйзрахманов яңа клибында

Татарстан фольклор музыкасы ансамбле Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә фестивальгә баргач ике клип төшереп кайткан. (Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан фольклор музыкасы ансамбле Гарәп Әмирлекләрендә ике клип төшереп кайткан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов сөйләде. Әлеге клипларда ансамбль кытай татарлары җырларын...

Татарстан фольклор музыкасы ансамбле Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә фестивальгә баргач ике клип төшереп кайткан.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан фольклор музыкасы ансамбле Гарәп Әмирлекләрендә ике клип төшереп кайткан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов сөйләде. Әлеге клипларда ансамбль кытай татарлары җырларын башкара.

Исегезгә төшереп үтәбез: ансамбль ерак сәфәргә Россия Федерациясенең Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Тулы вәкаләтле һәм Гадәттән тыш илчесе Александр Ефимов чакыруы буенча "Зәйед Шәех мирасы" фестивалендә катнашу өчен барган иде Фестиваль әлеге ил Президенты хакимияте булышлыгы белән быел 24 ноябрьдән киләсе елның 7 гыйнварына кадәр уздырыла, вакыты буенча Гарәп Әмирлекләренең Милли көнен һәм Россия белән Берләшкән Гарәб Әмирлекләре арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуның 45 еллыгын бәйрәм итүгә туры килә.

"Без Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә егерме көн булып, 55 концерт күрсәттек. Шулай да буш вакыт табып, мөмкинлекләр булгач, клипларны да төшереп кайттык", ди Айдар Фәйзрахманов.

Клиплар "Әти-әни" һәм "Лимонад" исемле кытай татарлары җырларына төшерелгән. "Әлеге җырларны миңа Кытайда туып үскән татар егете Гыйззәтулла Хәсән биргән иде. Ул, Кытайдан Татарстанга кайтып, хәзер Лаеш районында яшәп ята. Бу җырлар минем өчен зур ачыш булды. Аның абыйсы Нәҗметдиннең гаиләсендә шушы җырларны җырлавын уйгур телевидениесе дә төшергән булган. Видеоязмаларны интернет челтәреннән табарга мөмкин", дип сөйли Айдар Фәйзрахманов.

Моңарчы Татарстан фольклор музыкасы ансамбле "Милли аһәң" исемле клип төшергән иде. Ул тамашачыга "Яңа гасыр" һәм "Мәйдан" каналлары аша таныш.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Һай ли, лимонад, сусаганда эчәргә...» дип җырлаячак Айдар Фәйзрахманов яңа клибында