Актүбә шагыйре Илдар Батыршинның тәүге китабы дөнья күрде
Азнакай үзәк китапханәсендә аның “Әтием миләшләре” дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
Кичәгә авторның якыннары, дуслары, каләмдәшләре, китап сөюче райондашлар килде һәм алар каләм остасына изге теләкләре белән бергә күчтәнәч-бүләкләрен дә тапшырдылар. Кичәдә авторның шигырьләре, җырлары яңгырады. Авторның кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган иде. Илдар Батыршинны шигырьләр язарга нәрсә этәргән? Иҗат җимешләре белән нигә гомер көзләрендә генә укучыларына чыга башлаган? Мәхәббәт шагыйре алга нинди планнар белән яши?
Боларның барысы турында да “Маяк” газетасының алдагы саннарыннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев