Азнакайда тагын бер заманча ял урыны барлыкка килде
Мәнәвез авылында төзекләндерелгән Мәнәвез елгасы яр буен ачу тантанасы үтте
Узган ел биредә “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы кысаларында төзекләндерү эшләре алып барылган иде. Бүген инде аның икенче чираты буенча да эшләр төгәлләнгән.
Быел бу эшләр республикада җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү программасы кысаларында алып барылды. Яр буен ремонтлауда “Татнефть” җәмгыяте дә зур ярдәм күрәтте.
Мәнәвез елгасы яр буенда барлыкка килгән ял урынын ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты. Үзенең тәбрикләү сүзендә ул республика, “Татнефть” җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
– Хәзер безнең төп бурыч – шушы матурлыкның кадерен белеп, саклап, чиста тоту, – диде район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев