Азнакай шагыйрәсе балаларны түбәтәй тегәргә өйрәтте
МИЛЛИ ПРОЕКТЛАР

Азнакай шагыйрәсе балаларны түбәтәй тегәргә өйрәтте

Район үзәк китапханәсендә гореф-гадәтләрне, йолаларны саклауга багышланган бик матур чаралар үткәрелә.

“Шушы көннәрдә бездә шагыйрә Халидә Галимова кунакта булды. Ул кул эшләренә дә оста: түбәтәйләр, камзуллар тегә. Халидә апалары 8 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучыларына халкыбызның милли бизәге булган түбәтәй тегү буенча мастер-класс бирде. Балалар үзләре дә бик кызыксынып катнаштылар”, – ди китапханәче Гөлчәчәк Садретдинова.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев