МИЛЛИ ПРОЕКТЛАР

Азнакай районы юллары милли проект кысаларында төзекләндерелә

“Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында Азнакай – Тымытык – Күктәкә автомобиль юлының 3,3 - 4,0, 24,6 – 25,5 чакрымнарында төзекләндерү эшләре алып барыла.

– Аның гомуми озынлыгы 1,610 км булачак. Моның өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 28 миллион сум акча бүлеп бирелде, – ди район башкарма комитетының инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнанов.

Объектта асфальт-бетон япмасын фрезерлау, асфальт җәю, юл кырларын ныгыту күздә тотыла.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев