Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МИЛЛИ ПРОЕКТЛАР

Азнакай гүзәлләре башкаланы яулады

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесендә катнашкан райондашларыбыз Казан шәһәрендә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында йомгаклау чарасында булып кайттылар.

Конкурсантларны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләп, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Ул замана хатын-кызларының әниләре һәм әбиләре үрнәгендә гаиләне яшәтүдә, ир-егетләрнең тылын ныклы һәм ышанычлы итүдә, гореф-гадәтләребезне саклауда зур роль уйнауларын билгеләп үтте. Илгә лаеклы ул-кызлар тәрбияләгән, икътсад һәм социаль үсештә  үз өлешләрен керткән гүзәл затларыбызга рәхмәтен белдерде.

Бәйрәмнең йомгаклау өлешендә, Фәрит Хәйрулла улы билгеләп үткәнчә, яхшыларның да яхшылары катнашты. Бәйге йомгакларында азнакайлыларның исемнәре күп булуы зур горурлык уята. “Хатын-кыз– лидер” номинациясе ике җиңүчесенең берсе – Азнакай район Советының оештыру бүлеге начальнигы, районның хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева. “Хатын-кыз-Ана” номинациясендә Резеда Хәмидуллина, “Һөнәрем – минем язмышым” номинациясендә Альбина Гобәйдуллина җиңү яуладылар. “Хатын-кыз – бизнес-леди” номинациясендә безнең Илгизә Нәҗипова да билгеләп үтелде.

Финалга узган азнакайлылар Татарстаныбыз җитәкчеләренең котлау-бүләкләрен алдылар, тамашачыларның алкышларына күмелделәр.

Исегезгә төшерәбез, «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесе 1996 елдан бирле уздырыла. Быел да ул өч этапта барды: муниципаль, зональ һәм республикакүләм. Узган ел нәтиҗәләре буенча конкурска 300 гариза кергән. Республика этабына 142 катнашучы үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев