«Азнакай гүзәле – 2025»: җиңүчеләр һәм катнашучылар
Азнакайның Мәдәни үзәгендә 13 яшьтән 20 яшькәчә булган 5 сылу кыз катнашында «Азнакай гүзәле — 2025» бәйгесе узды. Алар матурлык, уңганлык, сәләт һәм талантларын күрсәтеп, сынаулар үттеләр.
Матурлык бәйгесе быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган, аны оештыручылар — район һәм шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Бәйге 3 өлештә үтте: беренче өлештә конкурсантлар үзләре белән таныштырды; икенче өлештә иҗади чыгышлар тәкъдим ителде, өченче өлештә дефиле күрсәтелде. Катнашучылар һәркайсы үзен лаеклы күрсәтте, сәхнә түрендә чыгышларда милли чалымнар, көчле аһәң, гореф — гадәтләр, татар моңы үз урынын тапкан.
Компетентлы жюри һәр чыгышка үз бәясен бирде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев катнашучыларга изге теләкләрен җиткереп: «Җир шарының иң-иң сәләтле, сөйкемле, сылу кызлары Идел буе районында, төгәлрәк әйтсәк, безнең Азнакай җирлегендә яши» - диде.
Бәйгенең нәтиҗәләренә килгәндә, «Назлы гүзәл» номинациясендә җиңүче итеп Ралина Галимова билгеләнде; «Уңган гүзәл» номинациясе иясе Мәрьям Хамзина булды; Таңсылу Гыйльметдинова — «Сәләтле гүзәл»; Сабина Сәмигуллина «Сөйкемле гүзәл» исеменә лаек булды. «Азнакай гүзәле — 2025» бәйгесенең җиңүчесе итеп Эльвина Зәкиева игълан ителде. Һәр катнашучыга дипломнар, истәлек бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев