Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯ ПОЧТАСЫННАН

Азнакайда өлкәннәр өчен гериатрия кабинеты эшли

Өлкән кешенең сихәтлегенә шиге гел туып тора.

Менә шундый икеле-микеле чакта берәр табибка барып шөбһәләрне сөйлисе килә. Безнең җирлектә өлкәннәр өчен шундый мөмкинлек юкмы ул?

Наил Гайнуллин, Азнакай шәһәре

Газета укучыбызның бу соравын алган көннәрдә, район үзәк сырхауханәсе администрациясеннән менә шундый мәгълүмат килеп иреште. Анда аңа төп-төгәл җавап бирелгән.

–  Районыбызда гомер итүче өлкәннәребезнең сәламәтлеген кайгырту үзәк сырхауханәнең өстенлекле юнәлеше. Бу максаттан үзәк поликлиникада гериатрия кабинеты һәм стационарның терапия бүлегендә койкалар булдырылган.

 Гериатрия кабинеты 2018 елда “Демография” милли проекты кысаларында ачылды һәм ул өлкән буын азнакайлыларның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлгән.  Биредә табиб-гериатр, Татарстанның Атказанган табибы Солтан Мөхәммәтҗанов кабул итүләр алып бара. Кабинет пенсия яшендәгеләрнең сәламәтлеген тикшерү өчен тиешенчә җиһазланган.

2021 елда 532 пациентка медицина хезмәте күрсәтелде. Шулай ук гомумпрактик табиблар һәм тар белгечләр дә кабул итүләр үткәрә. Узган ел стационарда 3426 өлкән кеше дәвалану алды. Кирәк булганда, пациентлар авырулары буенча махсуслаштырылган учреждениеләргә җибәрелә.

Хәзерге вакытта өлкән яшьтәгеләргә тирәнтен диспансеризация һәм коронавирус инфекциясеннән вакцина профилактикасы үткәрелә.

Район үзәк сырхауханәсендә “Сәламәтлек мәктәбе” эшләп килә. Теләге булганнар анда үзләрен кызыксындырган мәгълүмат, белгечләрдән киңәшләр, төрле чирләр профилактикасы буенча буклетлар белән таныша ала.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев