Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп укучыларының салкыннар аркасында дәресләрен гамәлдән чыгару мөмкинлеген аңлатты
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп укучыларының салкыннар аркасында дәресләрен гамәлдән чыгару мөмкинлеген аңлатты

“Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында -23°, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында -25°, шулай ук шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында -27°, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларда -30 градус салкында, ә шәһәрдә 10-11 сыйныфларда -32 градус булганда укулар кичектерелергә мөмкин”, - диелә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә.

Моннан тыш, кече сыйныф укучылары өчен урамда физкультура дәресләре бары тик -3 градус салкыннан түбән булмаганда һәм җил 6-10 м/с тизлектән артмаганда гына, ә югары сыйныф укучылары өчен -10 градустан да түбән булмаган температурада гына үткәрелә ала.

Министрлык, шулай ук, балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм балаларны муниципалитетлардан читкә кая да булса алып бару -25 градус һәм аннан да түбәнрәк температурада тыярга тәкъдим итте. Көчле салкыннар вакытында мәгариф идарәләре органнары җитәкчеләре җылылык белән тәэмин итү системаларының эшенә контрольне көчәйтергә тиеш.

 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев