Сан илендә көчлеләр
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Сан илендә көчлеләр

Азнакай укучылары математика буенча республикакүләм олимпиада призерлары булды

Казанда 7-11 сыйныф укучылары арасында математика фәне буенча узган «Олимпка юл» олимпиадасының республика этабында Азнакайдан җиде бала катнашты.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча анда Әмирхан Гыйздетдинов (2 нче мәктәптән 7 нче сыйныф укучысы, укытучысы — Э. Харисова), Нариман Латыйпов (гимназиядән 9 нчы сыйныф укучысы, укытучысы — А. Гобәйдуллина), Нәзилә Джанзакова (3 нче мәктәптән 10 нчы сыйныф укучысы, укытучысы — М. Зарипова), Таһир Хәмидуллин (1 нче мәктәптән 11 нче сыйныф укучысы, укытучысы — Р. Минһаҗева) призлы урыннар яуладылар.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев