Азнакайның чыгарылыш укучыларын имтиханнар көтә
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайның чыгарылыш укучыларын имтиханнар көтә

​​​​​​​Мәктәпләр дистанцион формада укуларын дәвам итәләр.

Мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, унберенче сыйныфлар өчен бердәм дәүләт имтиханнары үткәреләчәк. Барлык санитар-гигиена нормалар сакланачак, имтиханга керер адыннан укучыларның тән температурасы үлчәчәнчәк һәм алар парталарга зигзак рәвешендә утыртылачаклар. Әлегә БДИ үткәрү вакыты 8 июнь дип кала.

Тугызынчы сыйныфлар имтиханны ике фәннән – рус теле һәм математикадан тотачак. Ул эпидемилогик хәл бик начарланган очракта гына үткәрелмәячәк.

Татарстанда 1-8 нчы сыйныфларның укуы дистанцион форматта 23 майда, 9 һәм 11 нче сыйныфларныкы 30 майда төгәлләнә.

Фото: архив

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев