Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай шагыйрәләре балалар бакчасында Туган тел бәйрәмендә катнашты

Азнакай шәһәренең 5 нче «Солнышко» балалар бакчасында Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Резеда Шәрипова һәм «Гөлстан» әдәби берләшмәсе әгъзалары Нәсимә Фазлыева, Сәрвәр Хәнипова, Җәүһәрия Шәрипова катнашында Туган тел көненә багышланган кичә узды.

Балалар аларның шигырьләрен сөйләделәр, милли биюләр, җырлар башкардылар. Кичәне татар теле тәрбиячесе Гөлсиринә Вильданова алып барды.

«Бакчабызда туган телне өйрәнүгә зур игътибар бирәбез. Балалар белән татарча җырлар, шигырьләр ятлыйбыз, бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулыйбыз. Милли уеннар, йолалар, театр аша да туган телгә мәхәббәт тәрбияләнә. Бу эштә әти-әниләр дә ярдәм итә», – ди ул.

Кунаклар үзләре дә шигырьләрен укып, балаларның саф татарча сөйләшүенә соклануларын һәм рәхмәтләрен белдерделәр.

Өлкән тәрбияче Илүзә Салихова белдергәнчә, бакчада алты төркем бар, аның икесе - татар төркеме.

«Барлык төркемнәрдә дә татар теле өйрәнелә. Башка милләт балалары да татарча шигырьләр һәм җырларны яратып башкаралар», – ди Илүзә Салихова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев