Азнакай политехника техникумында чыгарылыш кичәсе узды
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай политехника техникумында чыгарылыш кичәсе узды

Быел техникумны 95 студент тәмамлаган. Алар арасында автомобильләр ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү мастерлары, авыл хуҗалыгында техник-механиклар, эретеп ябыштыручылар, пешекчеләр, штукатур-буяучылар...бар

Техникум иртәдән үк бәйрәм төсен алды. Бәйрәмчә киенгән чыгарылыш студентлары, педагоглар, әти-әниләр һәм әлбәттә җитәкчеләр тантанага җыелдылар. Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин тантаны ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм шәхсән үзе исеменнән чыгарылыш студентларын, укытучылар, әти-әниләрне бәйрәмнәре белән котлап изге теләкләрен җиткерде. Биредә алынган һөнәрләрнең бүгенге көндә бик кирәкле булуын, аларны районыбыз оешма-предприятиеләрендә эшкә көтеп алуларын ассызыклады. Аның теләкләренә техникум җитәкчесе Роберт Хөснетдинов та кушылды һәм укытучылар, әти-әниләр, һәрдаим ярдәм күрсәтеп торган районыбыз җитәкчеләренә, студентлар практика узган оешма-предприятие җитәкчеләренә олы рәхмәтен җиткерде. Тантана студентларның үз көче белән әзерләнгән концерт номерлары, бүләкләүләр белән үрелеп барды.

Тулырак “Маяк” газетасыннан укырсыз.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев