Азнакаево
  • Рус Тат
  • "Шигырьләрем сәйлән, сәйлән"

    Азнакайның "Туган төбәкне өйрәнү" музеенда якташ шагыйрәбез Флера Гыйззәтуллина кичәсе узды.

    16 нчы сентябрь көнне Азнакайның "Туган төбәкне өйрәнү" музеенда якташ шагыйрәбез - бүгенге көндә Казан шәһәрендә гомер итүче каләмдәшебез Флёра апа Гыйззәтуллинаның зур юбилее-90 яше уңаеннан "Шигырьләрем сәйлән, сәйлән" исемле әдәби кичәдә мәктәбебезнең "Әдәби туган як" түгәрәгенә йөрүчеләр һәм 5 В, 6 Б сыйныфы укучылары катнашты. Аларны музей хезмәткәре Гөлфия Даниловна Флёра апабызның тормышы, иҗаты бн таныштырды, музейда аңа багышланган күргәзмә турында сөйләде. "Гөлстан"чыларыбыз Гөлчәчәк Садретдинова һәм Дания апалар шигъри тәлгәшләрен тәкъдим итеп, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Күңелле һәм җанлы очрашу алга таба "Гөлстан" иҗат берләшмәсе белән хезмәттәшлекне ныгыту турында матур фикерләр белән тәмамланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: