Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бөгелмәдә Азнакай рәссамы күргәзмәсе ачылды

    Бөгелмә шәһәренең Татар милли үзәгендә Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, рәссам Дамир Хафизовның шәхси күргәзмәсе ачылды.

    Исеменнән үк күренгәнчә, “Туган якка мәхәббәт белән” дигән әлеге күргәзмәдә рәссамның туган ягыбызның табигатен, матурлыгын сүрәтләгән картиналары урын алган. Әлеге иҗат җимешләре белән укучылар да, өлкән яшьтәгеләр дә яратып танышалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: