Азнакаево
  • Рус Тат
  • Без барыбыз да төрле, әмма барыбыз да бертигез!

    «Мәдәни үзәк» сәламәтлекләре буенча физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ачык ишекләр көне үткәрде.

    "Без барыбыз да төрле, әмма барыбыз да бертигез!" лозунгысы белән үткәрелгән бәйрәм чарасы фойеда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең декоратив иҗат эшләре күргәзмәсе белән башланып китте. Мәдәният үзәгенең иҗат коллективы әкият персонажлары катнашында уен-күңел ачу программасы оештырды һәм балаларга кызыклы концерт программасы да күрсәтте. Бәйрәм ахырында Азнакай муниципаль районы "Халыкка кино хезмәте күрсәтү" муниципаль бюджет учреждениесе «Виво» мультфильмын тәкъдим итте. Балалар уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: