Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай кызы Сөембикә Хаҗиәхмәтова “Алтын Нечкәбил” титулына ия булды

    “Нечкәбил-2021” республика бәйгесендә Азнакайдан Сөембикә Хаҗиәхмәтова “Алтын Нечкәбил” титулына ия булды.

    «Ныклы гаилә» партия федераль проекты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә әлеге бәйге республикабызда 16 нчы елын уздырыла. Аны оештыручы – «Гаилә канаты астында» төбәк иҗтимагый оешмасы. Конкурс гаилә кыйммәтләрен ныгытуны, аның җәмгыятьтә тоткан югары ролен аңлатуны максат итеп куя.

    Финалда чыгыш ясаучы 10 гаилә арасында Сөмбикә һәм Илнур Хаҗиәхмәтовлар да бар иде. Алар дүрт бала тәрбиялиләр. Бу йортта ир белән хатын бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшиләр. Балалар да наз һәм ярату тоеп, һәр яктан талантлы булып үсәләр.

    – «Нечкәбил» бәйгесендә беренче тапкыр катнашабыз. Безнең нәсел элек-электән күп балалы булган һәм сабыйлар агач бишектә тирбәлеп үскәннәр. Без ул бишекне кадерле ядкәр итеп саклыйбыз, – ди Сөембикә Хаҗиәхмәтова. – Сәхнәдә чыгыш ясаганда ярдәм иткән гаиләмә, мәдәният хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтлемен.

    Сөембикә – Мәдәни үзәктә сәнгать җитәкчесе, ире Илнур – нефть тармагында, ПРС операторы. Олы кызлары Мәликә скрипкада уйный, күп кенә бәйгеләрдә җиңү яулаган. Айсинәләре шахматка гашыйк. Радел белән Аделгә ике яшь кенә булса да, көннән-көн һөнәрләрен арттыралар.

    Хаҗиәхмәтовлар район күләмендә уздырыла торган гаилә бәйгеләрендә дә актив катнашалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: