Реклама
Балалар уеннарда күңел ачтылар, аннан кино челтәре аларга мультфильм күрсәтте.
«СБК-Техносервис» коллективы Мәдәни үзәктә шөгыльләнүче мөмкинлеге чикле балаларны Яңа ел бәйрәмнәре белән котлап, бүләкләр тапшырды.
Балалар уеннарда күңел ачтылар, аннан кино челтәре аларга мультфильм күрсәтте.
Игелекле эшләр күңелне җылыта, дөньяны яктырта. Менә берничә ел рәттән инде Булат Дәүләтгәрәев җитәкчелегендәге әлеге коллектив балаларга шундый матур бүләк ясый.
Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк директоры
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз