Укытучылар көне белән!
Хөрмәтле укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары!
Ихлас күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.
Тормышта һәркемнең дөньяны танып белергә өйрәтүче, рухи яктан баерга ярдәм итүче, киләчәккә юл күрсәтүче мөхтәрәм кешесе – Укытучысы була. Нәкъ менә укытучының һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге һәм кешелеклелек сыйфатлары аша бала язмышы, шәһәребез һәм республикабызның киләчәге хәл ителә.
Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Районыбызның мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветеран укытучыларыбызга аерым рәхмәтемне белдерәм. Азнакай укытучылары мәгариф өлкәсендәге казанышлары, тирән белемле, тырыш, укучыларга карата кайгыртучан, игътибарлы булулары белән һәрчак аерылып тордылар һәм киләчәктә дә үз эшләренә тугры калырлар дип ышанам. Сез һөнәри осталык буенча һәрчак югары баскычта тордыгыз, яңа технологияләрне кертеп, белем бирүнең сыйфатын күтәрү өстендә даими эшлисез, олимпиадаларда, конкурсларда җиңүчеләр әзерлисез.
Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәстөкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телим! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев