Азнакаево
  • Рус Тат
  • Тымытык укучыларын Алтын Урда дәүләтенә 750 ел тулу уңаеннан чыгарылган шоколадлар белән сыйладылар

    Тымытык урта мәктәбендә Татар иҗтимагый үзүге әгъзасы Рузилә Шәрәфетдинова катнашында әдәби кичә узды.

    Ул югары сыйныф укучыларына Казанда узган "Азатлык'' татар яшьләре берлегенең 16 нчы корылтае турында сөйләде. Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан чыккан китап, язучының тормыш юлы, аның "Зөләйха" әсәре эчтәлеге белән таныштырды. Алтын Урда дәүләтенә 750 ел тулу уңаеннан чыгарылган шоколадлар белән укучыларны сыйлады.

    Туган телебезне, милләтебезне сакларга кирәклеге турында эчтәлекле сөйләшү булды әлеге очрашу.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: