Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сыйныф җитәкчесе көнендә Азнакай районында тәрбия бирү системасының өстенлекләре билгеләнде

    Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә узган Сыйныф җитәкчесе көне районда яшь буынга тәрбия бирү системасын үстерү мәсьәләләренә багышланды.

    Анда тәрбия эшләре буенча мәктәп директорлары урынбасарлары, педагог-оештыручылар, педагог-психологлар, сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар комитетлары рәисләре катнашты.

    Чараны Азнакай 3 нче мәктәбе укучылары «Сыйныф җитәкчесенең йөрәге» дигән пролог белән башладылар.

    Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Алия Рәүпова катнашучыларны сәламләп, укучыларга тәрбия бирүдә куйган хезмәтләре өчен сыйныф җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерде.

    Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Зөлфия Зарипова тәрбия бирүдә яңа программа, ПДН инспекторы Ирина Султиева балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар профилактикасы, югары категорияле психолог Ирина Пасечкина балалар һәм яшүсмерләр мохитендә начар гадәтләрнең зыяны турында сөйләделәр.

    Чара республика бәйгеләрендә җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: