Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

“Сәләт”тән сәләтле балалар үсеп чыга

“Сәләт-Азнакай” мәктәп укучылары клубы оешуга 5 ел тулды.

Кечкенә булса да, түгәрәк дата. Сәлкешләр бик кызыклы яшиләр. Клуб кысаларында төрле интеллектуаль чаралар уздырыла: “Ә сез беләсезме?”, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”, “Дудлы”, “Эмодзи” фильмнар, “Сүзләр агымы”, “Тукранбаш” һ.б. Аларга үзебезнең лицей һәм башка мәктәп укучыларын да чакырабыз.

Безнең сәлкешләр ел саен “Санак лаб” проектында һәм сәләтле балалар өчен “Сәмрух” республика премиясендә катнашалар. 2016 елда “Ел ачышы” бәйгесендә “Ел клубы” номинациясендә җиңү яуладык. Мәктәп һәм район, республика күләмендәге чараларда кунакларны каршы алабыз һәм озатабыз. Эшебез “Маяк” газетасында даими яктыртылып килә.

Клуб укучыларга сәләтләрен үстерергә, киң юллар ачарга ярдәм итә. Мәсәлән, “Сәләт-Азнакай”ның башында торган Булат Гаптуллин Казан инновацион институтында читтән торып белем ала, Казанда мәгариф идарәсе начальнигы ярдәмчесе булып эшли. Шул ук вакытта Татарстан Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе, Яшьләр парламенты әгъзасы да.

Аңардан соң клуб белән Алия Хәйруллина, Айгөл Сөнәгатова, Әдилә Сафина җитәкчелек итте. Бу уку елында сәлкешләр үзләренең җитәкчеләре итеп 9 нчы сыйныфтан Есения Хөсәинованы сайладылар. Ул “Сәләт”нең Биләрдә узган күп кенә форумнарында һәм семинарларында катнашты.

Аның урынбасары Әдилә Сафина да 2018 елдан бирле “Фәнсар” семинарларында, “Сәләт” проектларында үз осталыгын арттыра.

– Бу җәйдә генә дә ”Тулпар”, “Болгар туган тел” профильле сменаларга, 2019 елда Президент чыршы бәйрәменә бардым. Алардан яңа хис-тойгылар, эшкә дәрт-дәрман алып кайттым, – ди ул.

Менә сәлкешәрнең Инстаграмда үз аккаунтларында язган районыбыздагы “Кояшкай” ял базасындагы сменада алган кичерешләре:

“Сәләт-Азнакай – 2020” сменасы рәсми рәвештә тәмамланды. Чемоданнар (без беләбез) әле бушатылмаган, башта уйлар өермәсе тынмый. Бары тик хисләр, инде мең тапкыр каралган фотолар һәм тиз генә үтеп киткән сменаның яхшы сакланган хәтирәләре.

Ул хәтирәләрдә “Кояшкай” базасында гөрләп узган смена, аның бомбический кичке чаралары, шәп квестлары, текә дәресләре, кич саен барыбызны да бер түгәрәккә җыйган «Тыныч йокы» һәм башкалар, һәм башкалар.

Тагын нәрсә? Форум. “Сәләт” Азнакай өчен, кайсы яктан карасаң да, иң тавышлы смена. Безне барысы да ишетеп торды, Азнакай турында һәрберсе сөйләде. Спортта һәрвакыт призлы урыннар (бочче гына ни тора), ШТКда иң шәп мәзәк, экоквестта беренче урын һәм иң мөһиме, аланнар презентациясендә Гран При!”

Эльвира Рәфыйкова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев