Реклама
Укучылар соңгы модель планшет компьютерлар алачак.
«Хәзерге җаваплы чорда - чыгарылыш имтиханнарын тапшыруга әзерләнү вакытында балаларга ярдәм итү аеруча мөһим. Балалар килеп туган хәлдән интегергә тиеш түгел. Аларга шартлар тудыру - безнең бурыч. Хәзер моңа аеруча мохтаҗ булган гаиләләргә ярдәм итәргә кирәк», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Кичә Татарстан Президенты интернет аша Чаллы лицееның берсендә һәм Лениногорск нефть техникумында берничә онлайн-дәрестә булды. Укучылар һәм педагоглар белән аралашу барышында проблемалы сораулар яңгырады.
Аерым алганда, күп балалы аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен виртуаль дәресләрдә катнашу өчен техник чаралар булу мәсьәләсе актуаль. Рөстәм Миңнеханов соңгы модельле 2 мең планшет сатып алырга кушты. Җайланмалар мәктәпләргә тапшырылачак, аннан гаиләләргә биреләчәк. Уку тәмамланганнан соң, планшетлар мәктәпкә кайтарыла.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз