Азнакаево
  • Рус Тат
  • Президент балалар бакчасы өчен түләү булмаячак, дип белдерде

    Күп ата-аналарны борчыган әлеге сорауга бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Инстаграм аккаунтында җавап бирде.

    “Миңа ата-аналардан бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Бүген Хөкүмәткә эшләми торган көннәр вакытында балалар бакчаларына абонент түләүләрен гамәлдән чыгарырга кушылды. Бу чор өчен түләргә өлгерүчеләрнең барысына да яңадан исәп-хисап ясалачак. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!” диелә хәбәрдә.

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: