Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ленар Хуҗин – автомодель спорты буенча призер

    ​​​​​​​Әлмәт шәһәрендә мәктәп укучылары арасында автомодель спорты буенча ачык ярышларның бишенче этабы узды.

    Анда Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә өстәмә белем бирү педагогы Риф Хаҗиев җитәкчелегендә шөгыльләнүче Ленар Хуҗин «Радио белән идарә ителә торган модельләр» катгеориясендә өченче урынны яулады. Ленар Азнакайның 2 нче урта мәктәбендә белем ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: