Азнакаево
  • Рус Тат
  • Дистанцион уку – вакытлы алым

    Социаль челтәрләрдә дистанцион уку турында ялган мәгълүмат тартыла.

    Социаль челтәрләрдә яңа уку елында да укулар дистанцион формада дәвам итәчәк дигән мәгълүмат әти-әниләрне борчуга салды. Азнакай мәгариф идарәсе белдерүенчә, 2020 елның 1 сентябреннән укулар традицион формада башланачак. Дистанцион уку – ул эпидемиолоик хәл белән бәйле вакытлыча мәҗбүри чара.

    “12 майдан аз комплектлы авыл мәктәпләрендә укучылар үз парталары артына утырдылар инде. Илдә хәл тотрыкланып, 1 сентябрьдән укулар барлык укучылар өчен гадәти режимда булачак дип ышанабыз. Әти-әниләрнең мондый ялган мәгълүматка ышанмауларын һәм аны таратмауларын сорыйбыз,“ - диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева.

    Фото: архив

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: