Азнакаево
  • Рус Тат
  • Чыгарылыш имтиханнары вакыты чигерелә

    Унберенче сыйныфлар өчен бердәм дәүләт имтиханнары 8 июньнән соңгарак чигерелә.

    Әлегә төгәл вакыты билгеләнмәгән.

    Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк төбәкләр белән узган видеоконфереренциядә хәбәр иткән.

    Югары уку йортларына керергә планлаштырмаган 11 нче сыйныф укучыларының аттестатына билгеләр ел нәтиҗәләре буенча куелырга мөмкин.

    Тугызынчы сыйныфларны рус теле һәм математикадан мәҗбүри имтиханнардан азат итү күздә тотыла. Аларның аттестатларына билгеләр шулай ук ел йомгаклары буенча куелачак.

    Фото: архив

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: