Реклама
Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары Казан шәһәрендә узган “Морозко-2021” Бөтенроссия фестиваль-конкурсында районыбыз данын уңышлы якладылар.
"Волшебный смычок" дуэты - II урынга, Артур Сабиров - III урынга лаек, Иллария Әхмәдуллина I дәрәҗә дипломант булды. Җиңүчеләргә кубоклар тапшырылды.
Укытучылары Зөлфия Еникеева һәм концертмейстер Лилия Газизова сәләтле балалар тәрбияләүдә осталыклары өчен дипломнар белән бүләкләнделәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз