Азнакайның нәфис сүз осталары лауреат булды
“Рухият” рухи яңарыш фондының “Сандугач сайрар илем” фестивале быел Әлмәт шәһәрендә әле яңарак кына ачылган иҗтимагый үзәктә нәфис сүз номинациясе белән башланып китте.
Анда 19 районнан 53 бала үз сәләтен сынады.
Азнакай районыннан Актүбә мәдәният йортында Нина Хвалеева кулы астында шөгыльләнүче Амелия Нигъмәтуллина һәм Азнакай мәдәният йорты каршында Зөлхия Миңнеханова җитәкчелегендә эшләп килүче “Тылсым” балалар халык театрыннан Сөмбел Талипова лауреат исемнәрен яуладылар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Фестиваль быел үзенең 25 еллыгын билгеләп уза.
“Балаларның сәләтен ачарга шундый мөмкинлек тудырган өчен “Татнефть” җәмгыятенең “Рухият” фондына зур рәхмәтлебез. Фестивальдә чыгыш ясаганнан соң балалар да, педагоглар да, ата-аналар да “Альметрика” инновацион-интерактив үзәгенә,төрки халыкларның уен кораллары күргәзмәсенә сәяхәт кылдык. Бу фествиаль барыбыз өчен дә зур бәйрәм төсен алды”, - ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миңнеханова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев