Азнакайның мәктәп яны лагерьларында каникуллар күңелле узды
Июнь аенда районыбыз мәктәпләрендә 34 җәйге ял һәм хезмәт лагерьлары эшләде.
Озын уку елыннан соң җәйге каникулларны һәр бала сагынып көтеп ала. Аларның ялын файдалы һәм кызыклы итеп оештыру өчен районда мәктәп яны һәм хезмәт-ял лагерьлары эшләде.
“22 мәктәп яны лагерында 21 көн дәвамында 970 бала ял итсә, 12 хезмәт һәм ял лагерына 18 көн дәвамында 200 бала йөрде. Алар өчен кызыклы экскурсияләр, чаралар үткәрелде”, - ди мәгариф идарәсе җитәкчесененең тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфия Зарипова.
Июль аенда мәктәпләрнең спорт мәйданчыкларында да график нигезендә мәдәни, спорт чаралары уздырылачак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев