Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның мәгариф музее яңа бинага күчте

Мәгариф системасына багышланган музей Татарстанда өчәү генә, шуның берсе – Азнакайда.

1997 елда кечкенә генә мәгариф почмагы булып, Балалар иҗаты үзәгендә ачылган музей яңа, иркен бинага күчте. Аны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, ветеран педагоглар, мәктәпләрнең музей җитәкчеләре катнаштылар.

– Азнакайда мәгариф музее булдыру инициативасы белән Дамир Рашатович чыкты. Музейны экспонатлар белән тулыландыруда аның беренче җитәкчеләре Җиләк Айдагулова, Әнисә Хәлимова, Тәкъсимә Гарипова зур өлеш керттеләр, – дип таныштырып узды музейның хәзерге җитәкчесе Наилә Шәяхмәтова.

Мәгариф системасына багышланган музей Татарстанда өчәү генә, икесе – Казанда, берсе – Азнакайда. 2008 елдан ул Россия Федерациясе статусын йөртә.

– Һәр кеше мәктәп системасы аша чыккан, ил, дөнья күләмендә талылган күпме шәхесләребез бар. Киләчәктә музейны тагын да югарырак дәрәҗәдә, тарихта эз калырлык, яшь буынга үрнәк алырлык итеп оештырырга уйлыйбыз, – диде Дамир Гыйләҗев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев