Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның «Кояшкай» балалар бакчасы алтын юбилеен үткәрде (ФОТО+ВИДЕО)

    Бүген шәһәребезнең 5 нче “Кояшкай” балалар бакчасы үзенең ачылуына 50 ел тулуны билгеләп узды.

    Алтын юбилейлары белән коллективны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, мәгариф идарәсе начальнигы Альберт Рахманов, район профсоюз оешмаларының координацион советы, “Азнакайнефть” идарәсе профсоюз комитеты рәисе Рәфис Хәсәнов, шефлары – Азнакай тегү фабрикасы начальнигы урынбасары Ләйсән Хәбибуллина, башка бакчалардан коллегалары тәбрикләделәр.

    Бәйрәм бүләкләргә, җылы теләкләргә, ветераннар һәм хезмәткәрләргә рәхмәт хисләренә, балалар һәм сәнгать осталарының җыр-биюләренә бай булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: